Татарча
Surah Saba ( Sheba ) - Aya count 54
الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِي لَهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ وَلَهُ الْحَمْدُ فِي الْآخِرَةِ ۚ وَهُوَ الْحَكِيمُ الْخَبِيرُ
( 1 ) 
Җирдәге вә күкләрдәге һәрнәрсәгә хуҗа булган Аллаһуга хастыр мактау, ахирәттә дә мактау Аллаһуга хастыр, Ул – Аллаһ дөньяда һәм ахирәттә эшләрен хикмәт илә кылыр вә һәрнәрсәне яхшы белер.
يَعْلَمُ مَا يَلِجُ فِي الْأَرْضِ وَمَا يَخْرُجُ مِنْهَا وَمَا يَنزِلُ مِنَ السَّمَاءِ وَمَا يَعْرُجُ فِيهَا ۚ وَهُوَ الرَّحِيمُ الْغَفُورُ
( 2 ) 
Аллаһ җир астына кергән нәрсәләрне һәм җирдән чыккан нәрсәләрне белер, вә күктән иңгән яңгыр, кар вә башкаларын белер, һәм күккә менгән фәрештәләрне, җеннәрне һәм кешеләрне белер, Ул рәхимле вә ярлыкаучыдыр.
وَقَالَ الَّذِينَ كَفَرُوا لَا تَأْتِينَا السَّاعَةُ ۖ قُلْ بَلَىٰ وَرَبِّي لَتَأْتِيَنَّكُمْ عَالِمِ الْغَيْبِ ۖ لَا يَعْزُبُ عَنْهُ مِثْقَالُ ذَرَّةٍ فِي السَّمَاوَاتِ وَلَا فِي الْأَرْضِ وَلَا أَصْغَرُ مِن ذَٰلِكَ وَلَا أَكْبَرُ إِلَّا فِي كِتَابٍ مُّبِينٍ
( 3 ) 
Кәферләр безнең өстебезгә кыямәт килмәс диделәр. Син аларга әйт: "Бәлки, әлбәттә, килер, һәр яшерен нәрсәне белүче Раббым исеме белән ант итеп әйтәмен, кыямәт килүчедер сезнең өстегезгә, бер орлык хәтле нәрсә кирәк җирдә булсын, кирәк күктә булсын, Аллаһуга беленмичә калмас, ул нәрсә кирәк орлыктан кечкенә булсын, кирәк орлыктан зур булсын, Ләүхүл Мәхфузъда язылмыштыр.
لِّيَجْزِيَ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ ۚ أُولَٰئِكَ لَهُم مَّغْفِرَةٌ وَرِزْقٌ كَرِيمٌ
( 4 ) 
Кыямәтнең килүе иман китереп изге гамәлләр кылучы хак мөэминнәргә хәерле җәза бирмәк өчендер, аларга ярлыкау һәм җәннәтнең яхшы нигъмәтләре булыр.
وَالَّذِينَ سَعَوْا فِي آيَاتِنَا مُعَاجِزِينَ أُولَٰئِكَ لَهُمْ عَذَابٌ مِّن رِّجْزٍ أَلِيمٌ
( 5 ) 
Әмма Безнең аятьләребезне ялганга чыгару өчен вә кешеләрне Коръән белән гамәл кылудан туктату өчен тырышучы залим кешеләр, аларга ґәзабтан рәнҗетүче ґәзаб булыр.
وَيَرَى الَّذِينَ أُوتُوا الْعِلْمَ الَّذِي أُنزِلَ إِلَيْكَ مِن رَّبِّكَ هُوَ الْحَقَّ وَيَهْدِي إِلَىٰ صِرَاطِ الْعَزِيزِ الْحَمِيدِ
( 6 ) 
Сиңа иңдерелгән Коръән Раббыңнан килгән хак китап икәнлеген белем ияләре белерләр, вә ул Коръән һәр эштә галиб вә мактаулы булган Аллаһ юлына күндерүче икәнен дә белерләр.
وَقَالَ الَّذِينَ كَفَرُوا هَلْ نَدُلُّكُمْ عَلَىٰ رَجُلٍ يُنَبِّئُكُمْ إِذَا مُزِّقْتُمْ كُلَّ مُمَزَّقٍ إِنَّكُمْ لَفِي خَلْقٍ جَدِيدٍ
( 7 ) 
Кәферләр әйттеләр: "Әйә без сезгә бер ирдән, ягъни Мухәммәд г-мнән хәбәр бирикме, ул сезгә череп таралып беткәч яңадан терелеп каберләрегездән чыгасыз, дип әйтүне
أَفْتَرَىٰ عَلَى اللَّهِ كَذِبًا أَم بِهِ جِنَّةٌ ۗ بَلِ الَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِالْآخِرَةِ فِي الْعَذَابِ وَالضَّلَالِ الْبَعِيدِ
( 8 ) 
белмибез, ифтира кылып Аллаһ исеменнән ялган сөйлиме, яки җенләнеп саташып сөйлиме", – диделәр. Бәлки терелеп кубарылуга ышанмаучы кәферләр хактан бик ерак адашучылардыр, вә алар Аллаһ ґәзабына төшәчәкләрдер.
أَفَلَمْ يَرَوْا إِلَىٰ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُم مِّنَ السَّمَاءِ وَالْأَرْضِ ۚ إِن نَّشَأْ نَخْسِفْ بِهِمُ الْأَرْضَ أَوْ نُسْقِطْ عَلَيْهِمْ كِسَفًا مِّنَ السَّمَاءِ ۚ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَةً لِّكُلِّ عَبْدٍ مُّنِيبٍ
( 9 ) 
Әйә алар аяк асларындагы җиргә вә өсләрендәге күккә игътибар илә карамыйлармы, әгәр теләсәк Без аларны җиргә батырыр идек, яки күктән өсләренә ут кисәкләрен яудырыр идек. Аллаһуның әйткән бу сүзләрендә, әлбәттә, тәүбә һәм итәгать белән Аллаһуга кайткан инсафлы кешеләр өчен гыйбрәт бардыр.
وَلَقَدْ آتَيْنَا دَاوُودَ مِنَّا فَضْلًا ۖ يَا جِبَالُ أَوِّبِي مَعَهُ وَالطَّيْرَ ۖ وَأَلَنَّا لَهُ الْحَدِيدَ
( 10 ) 
Без Дауд пәйгамбәргә үз юмартлыгыбыздан башка кешеләргә караганда артыклыкны бирдек, тавышы матур иде тимер аның кулында камыр кеби йомшарыр иде. Аллаһ әйтте: "Ий таулар һәм кошлар, Дауд белән бергә тәсбихләр әйтегез". Без аның кулында тимерне йомшак кылдык, утсыз ни теләсә тимердән шуны ясыйдыр иде.
أَنِ اعْمَلْ سَابِغَاتٍ وَقَدِّرْ فِي السَّرْدِ ۖ وَاعْمَلُوا صَالِحًا ۖ إِنِّي بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌ
( 11 ) 
Ий Дауд, Ислам гаскәрләренә тимердән сугыш киемнәрен яса, вә ул киемнәрне һәрбер ирнең тәненә яраклаштырып яса һәм ий мөселманнар, һәммәләрегез дә изге гамәлләр кылыгыз, вә яхшы эшләрне эшләгез! Әлбәттә, Мин сезнең кылган эшләрегезне күрүчемен.
وَلِسُلَيْمَانَ الرِّيحَ غُدُوُّهَا شَهْرٌ وَرَوَاحُهَا شَهْرٌ ۖ وَأَسَلْنَا لَهُ عَيْنَ الْقِطْرِ ۖ وَمِنَ الْجِنِّ مَن يَعْمَلُ بَيْنَ يَدَيْهِ بِإِذْنِ رَبِّهِ ۖ وَمَن يَزِغْ مِنْهُمْ عَنْ أَمْرِنَا نُذِقْهُ مِنْ عَذَابِ السَّعِيرِ
( 12 ) 
Вә Без Сөләйман пәйгамбәргә җилне ирекле иттек, ул җил белән бер көндә бер айлык юлны вә бер төндә бер айлык юлны китәр иде, вә Без аңа эрегән бакыр чишмәсен агыздык, вә Без җеннәрдән бер таифәне Сөләйманга хезмәт итәргә бирдек, алар Раббиларының әмере буенча шул бакырдан Сөләйман ни әйтсә, шуны эшләр булдылар. Әгәр ул җеннәрдән берсе Без әйткәнчә Сөләйманга итагать итмәсә, Без ул җенгә ахирәттә ут ґәзабын татытырбыз.
يَعْمَلُونَ لَهُ مَا يَشَاءُ مِن مَّحَارِيبَ وَتَمَاثِيلَ وَجِفَانٍ كَالْجَوَابِ وَقُدُورٍ رَّاسِيَاتٍ ۚ اعْمَلُوا آلَ دَاوُودَ شُكْرًا ۚ وَقَلِيلٌ مِّنْ عِبَادِيَ الشَّكُورُ
( 13 ) 
Ул җеннәр Сөләйман теләгәнчә бөек-бөек өйләр ясый иделәр, дәхи бакыр, пыяла, вә җизләрдән фәрештәләр һәм пәйгамбәрләрнең намаз укыгандагы сурәтләрен ясар иделәр, дәхи өй зурлыгында табак, тас һәм аяклы казаннар ясый иделәр, ий Дауд балалары, Аллаһуның нигъмәтләренә шөкер итеп Аңа итагать итегез! Биргән нигъмәтләрегезгә чынлап шөкер итүче кешеләр бәндәләребездән аздыр.
فَلَمَّا قَضَيْنَا عَلَيْهِ الْمَوْتَ مَا دَلَّهُمْ عَلَىٰ مَوْتِهِ إِلَّا دَابَّةُ الْأَرْضِ تَأْكُلُ مِنسَأَتَهُ ۖ فَلَمَّا خَرَّ تَبَيَّنَتِ الْجِنُّ أَن لَّوْ كَانُوا يَعْلَمُونَ الْغَيْبَ مَا لَبِثُوا فِي الْعَذَابِ الْمُهِينِ
( 14 ) 
Сөләйманның Без билгеләгән гомере беткәч, мөнбәрдә басып торганы хәлдә җанын алдык, аның үлгәнен Аллаһ җеннәргә дә, кешеләргә дә белдермәде, мәгәр үлгән хәлдә таянып торган таягын кортлар ашап өзгәч, ул җиргә егылды, шул вакытта аның үлгәнен кешеләр дә, җеннәр дә белделәр әгәр җеннәр яшерен нәрсәне белә торган булсалар, әлбәттә, Сөләйманның үлгәнен белер иделәр, һәм аның үлгәнен белгән булсалар, әлбәттә, авыр эштә бер ел буена кыналып эшләп ятмаслар иде. Чөнки Сөләйман үлгәч таягына таянып бер ел торды, җеннәр безгә карап тора дип һаман эшләделәр, егылгач кына котылдык, дип, качтылар.
لَقَدْ كَانَ لِسَبَإٍ فِي مَسْكَنِهِمْ آيَةٌ ۖ جَنَّتَانِ عَن يَمِينٍ وَشِمَالٍ ۖ كُلُوا مِن رِّزْقِ رَبِّكُمْ وَاشْكُرُوا لَهُ ۚ بَلْدَةٌ طَيِّبَةٌ وَرَبٌّ غَفُورٌ
( 15 ) 
Тәхкыйк Сәба Кавеме өчен торган шәһәрләрендә Аллаһуның кодрәтен күрсәтә торган дәлилләр бар иде, ул дәлилләр шәһәрләрен уңнан һәм сулдан әйләндереп алган бик яхшы уңыш бирә торган төрле җимеш бакчалары иде, пәйгамбәрләре аларга әйтте: "Аллаһ биргән бакчагыздан ашагыз да Аллаһуга гыйбадәт кылып шөкер итегез, ошбу бакчалы шәһәр нинди яхшы, бай, матур шәһәрдер, сезгә бакчалар бирүче Аллаһ Аңа гыйбадәт кылып шөкер итүчеләрне ярлыкаучыдыр", – дип.
فَأَعْرَضُوا فَأَرْسَلْنَا عَلَيْهِمْ سَيْلَ الْعَرِمِ وَبَدَّلْنَاهُم بِجَنَّتَيْهِمْ جَنَّتَيْنِ ذَوَاتَيْ أُكُلٍ خَمْطٍ وَأَثْلٍ وَشَيْءٍ مِّن سِدْرٍ قَلِيلٍ
( 16 ) 
Алар исә пәйгамбәрләренең вәгазьләреннән һәм шөкер итүдән баш тарттылар, Без алар өстенә каты яңгыр яудырдык, хәтта бакчаларын агызды, Без аларның җимеш бакчаларын аз гына ачы үлән һәм җимешсез агачлар бакчасына алмаштырдык, бакчаларында ашый торган һичнәрсә калмады.
ذَٰلِكَ جَزَيْنَاهُم بِمَا كَفَرُوا ۖ وَهَلْ نُجَازِي إِلَّا الْكَفُورَ
( 17 ) 
Әнә шулай бакчаларын юк итүебез, көфран нигъмәт кылганнары өчен Бездән аларга җәза булды. Без фәкать Раббиларына карышып көфран нигъмәт кылучы кешеләрне ґәзаб белән җәзалыйбыз.
وَجَعَلْنَا بَيْنَهُمْ وَبَيْنَ الْقُرَى الَّتِي بَارَكْنَا فِيهَا قُرًى ظَاهِرَةً وَقَدَّرْنَا فِيهَا السَّيْرَ ۖ سِيرُوا فِيهَا لَيَالِيَ وَأَيَّامًا آمِنِينَ
( 18 ) 
Янә Сәба шәһәре белән без бәрәкәтле калдырган Шам шәһәре арасында бер-берсенә якын күп авыллар кылдык, вә шул авыллар аркылы йөри торган сәүдә юлын тәкъдир иттек, вә аларга әйттек: "Ачлыктан, сусызлыктан һәм башка кыенлыклардан имин булганыгыз хәлдә рәхәтләнеп йөрегез көндезләрен вә кичләрен".
فَقَالُوا رَبَّنَا بَاعِدْ بَيْنَ أَسْفَارِنَا وَظَلَمُوا أَنفُسَهُمْ فَجَعَلْنَاهُمْ أَحَادِيثَ وَمَزَّقْنَاهُمْ كُلَّ مُمَزَّقٍ ۚ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَاتٍ لِّكُلِّ صَبَّارٍ شَكُورٍ
( 19 ) 
Сәба сәүдәгәрләре әйттеләр: "Ий Раббыбыз, безгә сәфәребездә авыл араларын ерак кыл", – дип. Ягъни алар сәфәрләрендә бернинди кыенлык күрмәгәннәр, шул сәбәпле байлыкларына вә көчләренә таянып Аллаһуга шундый сүзләрне әйттеләр, алар Аллаһуга итагать итмичә һәм Аның биргән нигъмәтләренә көферлек кылып, үзләренә золым иттеләр, Без аларны үзләреннән соң дөньяга киләсе кешеләр өчен гаҗәбләнеп сөйли торган сүз кылдык, аннары Без аны рәхмәтебездән вә әлеге авыллардан гаять тә ерак итеп аердык. Ошбу әйтелгән нәрсәләрдә Аллаһ юлында сабырлы, чыдамлы булып, Аллаһуның нигъмәтләренә шөкер итүчеләр өчен гыйбрәтләр вә дөресләр бардыр.
وَلَقَدْ صَدَّقَ عَلَيْهِمْ إِبْلِيسُ ظَنَّهُ فَاتَّبَعُوهُ إِلَّا فَرِيقًا مِّنَ الْمُؤْمِنِينَ
( 20 ) 
Иблис аларны үземә ияртермен дигән занын, теләген дөресләде, алар Иблискә иярделәр, мәгәр мөэминнәрдән бер җәмәгать кенә Иблискә иярмәде.
وَمَا كَانَ لَهُ عَلَيْهِم مِّن سُلْطَانٍ إِلَّا لِنَعْلَمَ مَن يُؤْمِنُ بِالْآخِرَةِ مِمَّنْ هُوَ مِنْهَا فِي شَكٍّ ۗ وَرَبُّكَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ حَفِيظٌ
( 21 ) 
Чын иманлы мөэминнәргә Иблис ирекле булмады, ягъни аларны вәсвәсәсе белән аздырырга көче җитмәде, мәгәр Иблис ирекле ителде шикләнеп кенә ышанган кешеләргә, ахирәт көненә нык ышанган мөэминне ахирәтнең булачагында шикләнгән кешедән аермаклыгыбыз өчен. Шиксез, синең Раббың һәрнәрсәне күзегеп саклаучыдыр.
قُلِ ادْعُوا الَّذِينَ زَعَمْتُم مِّن دُونِ اللَّهِ ۖ لَا يَمْلِكُونَ مِثْقَالَ ذَرَّةٍ فِي السَّمَاوَاتِ وَلَا فِي الْأَرْضِ وَمَا لَهُمْ فِيهِمَا مِن شِرْكٍ وَمَا لَهُ مِنْهُم مِّن ظَهِيرٍ
( 22 ) 
Ий Мухәммәд г-м, мөшрикләргә әйт: "Аллаһудан башка Илаһә тоткан сынымларыгызны чакырыгыз ярдәмгә, ул сынымларыгыз җирдә һәм күкләрдә тузан хәтле нәрсәгә дә хуҗа була алмаслар, вә ул сынымларның җирдә һәм күкләрдә Аллаһ белән тиң булырдый һич Илаһәләре юктыр: вә сезнең Илаһәләрегездән Аллаһуга ярдәм итүчесе һич юктыр.
وَلَا تَنفَعُ الشَّفَاعَةُ عِندَهُ إِلَّا لِمَنْ أَذِنَ لَهُ ۚ حَتَّىٰ إِذَا فُزِّعَ عَن قُلُوبِهِمْ قَالُوا مَاذَا قَالَ رَبُّكُمْ ۖ قَالُوا الْحَقَّ ۖ وَهُوَ الْعَلِيُّ الْكَبِيرُ
( 23 ) 
Аллаһ хозурында һичкемнең шәфәгате файда бирмәс, мәгәр шәфәгать итәргә Аллаһу тәгалә рөхсәт биргән кешенең шәфәгате генә файда бирер. Хәтта мәхшәр көнендә шәфәгать ителенәчәк кешеләрнең күңелләреннән курку җибәрелгәч, сөенешеп әйтерләр: "Раббыгыз нәрсә әйтте? Бер-берсенә Раббыбыз хакны әйтте", – диярләр. Ул – Аллаһ бик олугъдыр Аның алдында һичкем рөхсәтсез шәфәгать итә алмас, вә Ул һәр кимчелектән бөектер.
قُلْ مَن يَرْزُقُكُم مِّنَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۖ قُلِ اللَّهُ ۖ وَإِنَّا أَوْ إِيَّاكُمْ لَعَلَىٰ هُدًى أَوْ فِي ضَلَالٍ مُّبِينٍ
( 24 ) 
Әйт "Күктән яңгыр яудырып, җирдән үстереп кем сезгә ризык бирер? Җавап бирә белмәсәләр, Аллаһ ризыкландыра, диген! Дөреслектә минме туры юлда яки сезме, минме хак юлдан адашкан, яки сезме адашкан? Әлбәттә, мин Аллаһ юлындамын, әмма сез, ий кәферләр, әлбәттә, шайтан юлындасыз."
قُل لَّا تُسْأَلُونَ عَمَّا أَجْرَمْنَا وَلَا نُسْأَلُ عَمَّا تَعْمَلُونَ
( 25 ) 
Әйт: "Без кылган гөнаһтан сез соралмассыз, вә сез кылган батыл гамәлләрегездән вә кабахәт эшләрегездән без соралмабыз."
قُلْ يَجْمَعُ بَيْنَنَا رَبُّنَا ثُمَّ يَفْتَحُ بَيْنَنَا بِالْحَقِّ وَهُوَ الْفَتَّاحُ الْعَلِيمُ
( 26 ) 
Әйт: "Мәхшәр көнендә Раббыбыз безне дә вә сезне дә бер урынга җыяр, соңра арабызда хаклык белән хөкем итәр, хаклык белән Коръән юлында булганнарны Җәннәтларга кертер, әмма диннәрен бидеґәт, хорафат һәм бозык эшләр белән аралаштырып батыл динне тотучыларны һәм динсезләрне җәһәннәмнәргә кертер. Ул – Аллаһ дөреслекнең дә эчен ачучы вә ялганның да эчен ачучы вә һәрнәрсәне белүчедер."
قُلْ أَرُونِيَ الَّذِينَ أَلْحَقْتُم بِهِ شُرَكَاءَ ۖ كَلَّا ۚ بَلْ هُوَ اللَّهُ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ
( 27 ) 
Әйт: "Миңа күрсәтегез, үзегез ясаган Илаһәләрегезне Аллаһу тәгаләгә ничек тиң итәсез? Юк, ул ясаган нәрсәләрегез һич тә Аллаһуга тиң була алмаслар. Бәлки Ул – Аллаһ барча вөҗүдне кодрәт кулында тотучы вә гадел хөкем итүчедер.
وَمَا أَرْسَلْنَاكَ إِلَّا كَافَّةً لِّلنَّاسِ بَشِيرًا وَنَذِيرًا وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ
( 28 ) 
Ий Мухәммәд г-м, Без сине барча дөнья кешеләренә пәйгамбәр итеп җибәрдек, Аллаһуга итагать иткәннәрне җәннәт белән шатландырганың хәлдә вә итагать итмәгән кешеләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытканың хәлдә, ләкин күп кешеләр шуны белмиләр.
وَيَقُولُونَ مَتَىٰ هَٰذَا الْوَعْدُ إِن كُنتُمْ صَادِقِينَ
( 29 ) 
Кәферләр ахмаклыкларыннан сез куркыта торган кыямәт кайчан була, әгәр дөрес сөйләсәгез, безгә әйтегез, диләр.
قُل لَّكُم مِّيعَادُ يَوْمٍ لَّا تَسْتَأْخِرُونَ عَنْهُ سَاعَةً وَلَا تَسْتَقْدِمُونَ
( 30 ) 
Син аларга әйт: "Аллаһ хозурында сезнең өчен вәгъдә ителгән бер көн бар ки, ул көндә сезгә ґәзаб ирешер, ул кыямәт көне бер сәгать алдан килмәс вә соңга калмас."
وَقَالَ الَّذِينَ كَفَرُوا لَن نُّؤْمِنَ بِهَٰذَا الْقُرْآنِ وَلَا بِالَّذِي بَيْنَ يَدَيْهِ ۗ وَلَوْ تَرَىٰ إِذِ الظَّالِمُونَ مَوْقُوفُونَ عِندَ رَبِّهِمْ يَرْجِعُ بَعْضُهُمْ إِلَىٰ بَعْضٍ الْقَوْلَ يَقُولُ الَّذِينَ اسْتُضْعِفُوا لِلَّذِينَ اسْتَكْبَرُوا لَوْلَا أَنتُمْ لَكُنَّا مُؤْمِنِينَ
( 31 ) 
Кәферләр әйттеләр: "Без бу Коръәнгә һәм элек иңдерелгән китапларга да ышанмыйбыз", – дип. Әгәр син ул залимнәрнең Аллаһу хозурында хисап өчен туктаганнарын күрсәң, вә сүзләрен ишетсәң, азган олугъларга ияреп азган түбән халык әйтерләр: "Ий сез, безне аздыручы тәкәббер олугъларыбыз, әгәр сез дөньяда булмаган булсагыз иде, әлбәттә, без Коръән белән гамәл кылып хак мөэмин булган булыр идек", – дип.
قَالَ الَّذِينَ اسْتَكْبَرُوا لِلَّذِينَ اسْتُضْعِفُوا أَنَحْنُ صَدَدْنَاكُمْ عَنِ الْهُدَىٰ بَعْدَ إِذْ جَاءَكُم ۖ بَلْ كُنتُم مُّجْرِمِينَ
( 32 ) 
Тәкәбберләнүче олугълары үзләре ияртеп аздырган түбән халыкка әйттеләр: "Әйә без сезне иманнан һәм Коръән белән гамәл кылудан туктаттыкмы? Бәлки сез үзегез Аллаһудан Коръән иңеп, пәйгамбәр килгәннән соң аларны инкяр итеп имансыз булдыгыз", – дип.
وَقَالَ الَّذِينَ اسْتُضْعِفُوا لِلَّذِينَ اسْتَكْبَرُوا بَلْ مَكْرُ اللَّيْلِ وَالنَّهَارِ إِذْ تَأْمُرُونَنَا أَن نَّكْفُرَ بِاللَّهِ وَنَجْعَلَ لَهُ أَندَادًا ۚ وَأَسَرُّوا النَّدَامَةَ لَمَّا رَأَوُا الْعَذَابَ وَجَعَلْنَا الْأَغْلَالَ فِي أَعْنَاقِ الَّذِينَ كَفَرُوا ۚ هَلْ يُجْزَوْنَ إِلَّا مَا كَانُوا يَعْمَلُونَ
( 33 ) 
Янә иярүчеләре ияртүче тәкәбберләнүче олугъларына әйтерләр: "Бәлки сезнең кич вә көндез Аллаһуга, Ислам диненә каршы сөйләвегез һәм хакка каршы төрле мәкерләрегез, безне Аллаһуга иман китереп Коръән белән гамәл кылудан тыйды, һәм Аллаһуга иман китермәскә безгә әмер итә идегез, дәхи сынымларны Аллаһуга тиң итәргә боера идегез", – дип. Ияртүче олугълары да, иярүчеләре дә ґәзабны күргәч, үкенүләрен бер-берсеннән яшерерләр. Коръән белән гамәл, кылмыйча кәфер булган кешеләрнең муеннарына кыямәт көнендә уттан булган богаулар тагарбыз, алар тиешсезгә җәза кычынмасыннар, мәгәр кылган явызлыклары өчен җәза кылынырлар.
وَمَا أَرْسَلْنَا فِي قَرْيَةٍ مِّن نَّذِيرٍ إِلَّا قَالَ مُتْرَفُوهَا إِنَّا بِمَا أُرْسِلْتُم بِهِ كَافِرُونَ
( 34 ) 
Әгәр бер шәһәр халкына ґәзаб белән куркытучы пәйгамбәр җибәрсәк, ул шәһәрнең нигъмәт эчендә булган хуҗалары, без сез китергән дингә ышанмыйбыз, дип җавап бирделәр.
وَقَالُوا نَحْنُ أَكْثَرُ أَمْوَالًا وَأَوْلَادًا وَمَا نَحْنُ بِمُعَذَّبِينَ
( 35 ) 
Янә ул кәферләр әйттеләр: "Безнең балаларыбыз һәм малларыбыз күбрәктер, кыямәт көнендә без ґәзаб ителмәбез", – дип.
قُلْ إِنَّ رَبِّي يَبْسُطُ الرِّزْقَ لِمَن يَشَاءُ وَيَقْدِرُ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ
( 36 ) 
Син әйт: "Минем Раббым теләгән кешесенә киң ризык бирер, вә теләгән кешесенә тар ризык бирер, бит ахирәт эшләре дөнья малына карап йөрми", – ләкин күбрәк кешеләр аны белмиләр.
وَمَا أَمْوَالُكُمْ وَلَا أَوْلَادُكُم بِالَّتِي تُقَرِّبُكُمْ عِندَنَا زُلْفَىٰ إِلَّا مَنْ آمَنَ وَعَمِلَ صَالِحًا فَأُولَٰئِكَ لَهُمْ جَزَاءُ الضِّعْفِ بِمَا عَمِلُوا وَهُمْ فِي الْغُرُفَاتِ آمِنُونَ
( 37 ) 
Ий кәферләр, сезнең балаларыгыз да һәм малларыгыз да сезне Безгә якын итмәс, мәгәр иман китереп изге гамәлләр кыллан кешенең дини балалары һәм Аллаһ юлына биргән маллары Безгә якын кылыр, аларга кылган изге гамәлләренең әҗере ике өлеш бирелер, вә алар җәннәт бүлмәләрендә имин вә тыныч булырлар.
وَالَّذِينَ يَسْعَوْنَ فِي آيَاتِنَا مُعَاجِزِينَ أُولَٰئِكَ فِي الْعَذَابِ مُحْضَرُونَ
( 38 ) 
Безне гаҗиз көчсез итәбез, дип, аятьләребезне ялганга чыгарырга тырышучы кешеләр, ахирәттә ґәзабта бер урынга – җыелачаклар.
قُلْ إِنَّ رَبِّي يَبْسُطُ الرِّزْقَ لِمَن يَشَاءُ مِنْ عِبَادِهِ وَيَقْدِرُ لَهُ ۚ وَمَا أَنفَقْتُم مِّن شَيْءٍ فَهُوَ يُخْلِفُهُ ۖ وَهُوَ خَيْرُ الرَّازِقِينَ
( 39 ) 
Әйт: "Минем Раббым теләгән бәндәсенә киң ризык бирер, теләсә шул ук кешегә ризыкны тар кылыр. Тиешле урыннарга Аллаһ ризасы өчен яхшы нәрсәләрдән сәдака бирсәгез, Аллаһ аның урынына йә дөньяда, йә ахирәттә, әлбәттә, бирер, Ул – Аллаһ ризык бирүчеләрнең хәерлеседер.
وَيَوْمَ يَحْشُرُهُمْ جَمِيعًا ثُمَّ يَقُولُ لِلْمَلَائِكَةِ أَهَٰؤُلَاءِ إِيَّاكُمْ كَانُوا يَعْبُدُونَ
( 40 ) 
Без ул мөэминнәрне барчасын кубарырбыз, соңра фәрештәләргә әйтербез: "Ий фәрештәләрем, ошбу мөшрикләр сезгә гыйбадәт итәләр идеме?"
قَالُوا سُبْحَانَكَ أَنتَ وَلِيُّنَا مِن دُونِهِم ۖ بَلْ كَانُوا يَعْبُدُونَ الْجِنَّ ۖ أَكْثَرُهُم بِهِم مُّؤْمِنُونَ
( 41 ) 
Фәрештәләр әйттеләр: "Ий Раббыбыз, без Сине андый кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез, мөшрикләр безнең дустыбыз түгелләр, Син генә безнең дустыбыз, бәлки алар шайтаннарга гыйбадәт кылалар иде, аларның күбрәге шайтаннарның сүзләренә ышана иделәр.
فَالْيَوْمَ لَا يَمْلِكُ بَعْضُكُمْ لِبَعْضٍ نَّفْعًا وَلَا ضَرًّا وَنَقُولُ لِلَّذِينَ ظَلَمُوا ذُوقُوا عَذَابَ النَّارِ الَّتِي كُنتُم بِهَا تُكَذِّبُونَ
( 42 ) 
Бүген бер-берегезгә шәфәгать һәм файда итә алмассыз, һәм бер-берегезгә зарар да итә алмассыз. Һәм залимнәргә үзегез ялганга тоткан ут ґәзабын татыгыз диярбез.
وَإِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ آيَاتُنَا بَيِّنَاتٍ قَالُوا مَا هَٰذَا إِلَّا رَجُلٌ يُرِيدُ أَن يَصُدَّكُمْ عَمَّا كَانَ يَعْبُدُ آبَاؤُكُمْ وَقَالُوا مَا هَٰذَا إِلَّا إِفْكٌ مُّفْتَرًى ۚ وَقَالَ الَّذِينَ كَفَرُوا لِلْحَقِّ لَمَّا جَاءَهُمْ إِنْ هَٰذَا إِلَّا سِحْرٌ مُّبِينٌ
( 43 ) 
Мөшрикләр Безнең дөреслекне бәян итүче аятьләребез укылса, әйттеләр: "Бу Мухәммәд һичкем түгел, мәгәр аталарыгыз гыйбадәт кыла килгән сынымлардан сезне туктатырга теләүчедер. Янә әйттеләр: "Ошбу Коръән Аллаһ сүзе дип Аллаһуга ифтира ителгән Мухәммәд г-мнең сүзе генә", – дип. Кәферләргә Аллаһудан хак булган Коръән килгәч, ошбу Коръән ачык сихердән башка нәрсә түгел диделәр.
وَمَا آتَيْنَاهُم مِّن كُتُبٍ يَدْرُسُونَهَا ۖ وَمَا أَرْسَلْنَا إِلَيْهِمْ قَبْلَكَ مِن نَّذِيرٍ
( 44 ) 
Без мөшрикләргә синнән элек бер китап та бирмәдек, биргән булсак ул китапны укып Аллаһудан башканы Илаһә тотуның батыл эш икәнлеген белер иделәр, һәм Без аларга синнән элек пәйгамбәр дә җибәрмәдек, җибәргән булсак аларны ґәзаб белен куркыткан булыр иде.
وَكَذَّبَ الَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ وَمَا بَلَغُوا مِعْشَارَ مَا آتَيْنَاهُمْ فَكَذَّبُوا رُسُلِي ۖ فَكَيْفَ كَانَ نَكِيرِ
( 45 ) 
Мәккә мөшрикләреннән элек килгән кешеләр дә пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар, шулай булса да, Мәккә мөшрикләре без әүвәлге кешеләргә биргән куәтнең вә гомернең уннан беренә дә ирешә алмадылар, ул әүвәлге кешеләр пәйгамбәрләребезне ялганга тоттылар, аларга каршы Безнең мәкеребез ничек булды, ягъни аларны ґәзаб белән тоттык.
قُلْ إِنَّمَا أَعِظُكُم بِوَاحِدَةٍ ۖ أَن تَقُومُوا لِلَّهِ مَثْنَىٰ وَفُرَادَىٰ ثُمَّ تَتَفَكَّرُوا ۚ مَا بِصَاحِبِكُم مِّن جِنَّةٍ ۚ إِنْ هُوَ إِلَّا نَذِيرٌ لَّكُم بَيْنَ يَدَيْ عَذَابٍ شَدِيدٍ
( 46 ) 
Син аларга әйт: "Мин сезне бер мәсьәлә белән вәгазь кыламын, ул мәсьәлә Аллаһ ризалыгы өчен икешәр-икешәр яки берәр-берәр булып эшегездә туры вә таза тормавыгыздыр, соңра уйлап каравыгыздыр, иптәшегез Мухәммәд г-мдә диваналык юклыгыны. Ул бер гади ир түгел, мәгәр сезне ахирәттәге киләчәк ґәзаб белән куркытучыдыр.
قُلْ مَا سَأَلْتُكُم مِّنْ أَجْرٍ فَهُوَ لَكُمْ ۖ إِنْ أَجْرِيَ إِلَّا عَلَى اللَّهِ ۖ وَهُوَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ شَهِيدٌ
( 47 ) 
Син аларга әйт: "Мин сезгә Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен сездән мал сорамыйм, малыгыз үзегезгә булсын. Минем эшемнең әҗере Аллаһ хозурындадыр, Ул – Аллаһ һәрнәрсәне белә вә күрәдер."
قُلْ إِنَّ رَبِّي يَقْذِفُ بِالْحَقِّ عَلَّامُ الْغُيُوبِ
( 48 ) 
Әйт: "Җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне белүче Аллаһ теләгән бәндәсенең күңеленә хакны салыр."
قُلْ جَاءَ الْحَقُّ وَمَا يُبْدِئُ الْبَاطِلُ وَمَا يُعِيدُ
( 49 ) 
Әйт: "Коръән белән хак дин Ислам килде, Коръәннән вә Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнән батыл дин, ялган гамәл китте һәм кире кайтмаслар.
قُلْ إِن ضَلَلْتُ فَإِنَّمَا أَضِلُّ عَلَىٰ نَفْسِي ۖ وَإِنِ اهْتَدَيْتُ فَبِمَا يُوحِي إِلَيَّ رَبِّي ۚ إِنَّهُ سَمِيعٌ قَرِيبٌ
( 50 ) 
Әйт: "Әгәр мин адашсам, үз зарарыма адашкан булырмын, әгәр хак юлга күнелсәм, әлбәттә, Раббым вәхий иткән Коръән белән туры юлны табармын. Ул – Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә һәр нәрсәгә бик якындыр.
وَلَوْ تَرَىٰ إِذْ فَزِعُوا فَلَا فَوْتَ وَأُخِذُوا مِن مَّكَانٍ قَرِيبٍ
( 51 ) 
Әгәр күрсәң аларны кубарылган вакытларыңда, бик каты куркырлар, вә алар якын урыннан тотып алынырлар.
وَقَالُوا آمَنَّا بِهِ وَأَنَّىٰ لَهُمُ التَّنَاوُشُ مِن مَّكَانٍ بَعِيدٍ
( 52 ) 
Шул вакытта инде алар Мухәммәд г-мгә вә Коръәнгә иман китердек диярләр, кайда иңде аларга хәзер ерак җирдән җиңел генә иманлы булырга, ягъни иманнары бик ерак артта, дөньяда калды, ә үзләре ахирәттәләр.
وَقَدْ كَفَرُوا بِهِ مِن قَبْلُ ۖ وَيَقْذِفُونَ بِالْغَيْبِ مِن مَّكَانٍ بَعِيدٍ
( 53 ) 
Алар дөньяда вакытларында иманны яки пәйгамбәргә, Коръәнгә вә ахирәткә, үлгәннән соң терелүгә ышануны инкяр итәләр иде, үзләрен белемле санап бик ерак булган яшерен нәрсәләрдән хәбәр биреп маташырлар иде. Ягъни барлыгы хак булган кыямәтне, җәннәтне, җәһәннәмне һәм пәйгамбәрне, Коръәнне ялган дип инкяр кылалар иде.
وَحِيلَ بَيْنَهُمْ وَبَيْنَ مَا يَشْتَهُونَ كَمَا فُعِلَ بِأَشْيَاعِهِم مِّن قَبْلُ ۚ إِنَّهُمْ كَانُوا فِي شَكٍّ مُّرِيبٍ
( 54 ) 
Аларның ахирәткә баргач кына тәүбә итеп, иман китереп ґәзабтан котылу теләкләре белән үзләре арасына алынмый торган пәрдә корылыр. Болардан алдагы кешеләрнең дә шундый теләкләре белән үзләре арасына пәрдә корылган иде. Тәхкыйк алар дөньяда вакытларында үлгәннән соң терелүгә һәм кәферләргә ґәзаб булачагына шикләнә иделәр. Шул зур хаталарын анда үз телләре белән әйтеп бирерләр.